Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда элиталы лицей директоры ришвәт алганда тотылды

Полиция Казанның 121 нче номерлы лицей директоры Венера Хәйретдинованы тоткарлады. Ул баланы белем йортына укырга кертү өчен зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә. Хокук органнарында хәбәр итүләренчә, шушы көннәрдә Хәйретдинова үз бүлмәсендә лицейның булачак укучыларының берсенең әти-әнисе белән сөйләшә. Бала ышанычлы рәвештә лицейга социаль-икътисади сыйныфка алынсын өчен, директор 275 мең сум...

Полиция Казанның 121 нче номерлы лицей директоры Венера Хәйретдинованы тоткарлады. Ул баланы белем йортына укырга кертү өчен зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.

Хокук органнарында хәбәр итүләренчә, шушы көннәрдә Хәйретдинова үз бүлмәсендә лицейның булачак укучыларының берсенең әти-әнисе белән сөйләшә. Бала ышанычлы рәвештә лицейга социаль-икътисади сыйныфка алынсын өчен, директор 275 мең сум акча сорый.

"Килешү" 28 июльдә башкарылган. Хәйретдинова бөтен сумманы кабул итеп алганнан соң, аны хокук сакчылары тоткарлый.

Хезмәттәге затның зур күләмдә ришвәт алу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев