Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда фронтовик-шагыйрь Мөхәммәт Садрига мемориаль такта урнаштырылды

Мемориаль такта шагыйрь 1954 елдан 1999 елга кадәр яшәгән Себер тракты урамындагы 9/5нче йортта куелды.

Казанда танылган татар шагыйре, ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәд Садрига мемориаль такта куйдылар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачылу тантанасы Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шулай ук шагыйрьнең балалары катнашында узды.

Такта Себер тракты урамындагы 9/5нче йортта урнаштырылды. Анда шагыйрь 1954 елдан 1999 елга кадәр яшәгән.

Шагыйрьнең кызы Гөлнур аның гаиләсе өчен әлеге вакыйганың зур бәйрәм булуын әйтте.

«Бүген әтиебез Мөхәммәт Садриның туган көне. һәм без Татарстан Мәдәният министрлыгына мемориаль такта куелуы өчен һәм әтиебез турындагы истәлекләр өчен рәхмәтле», - диде Гөлнур Мөхәммәт кызы.
 

Фото: пресс-служба Минкультуры РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев