Казанда гараждагы автомобильдә кеше янып үлгән
Яңалыклар

Казанда гараждагы автомобильдә кеше янып үлгән

Янгын чыгуның төп сәбәбе – көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районында “Ватан” гараж кооперативында «Нива» автомобилендә 43 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 18.29 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 6нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәктәрләре барган. Алар ике минутта  янгынны сүндергәннәр, салонда каты янгын 43 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.

Янгын чыгуның төп сәбәбе – көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев