Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда газонга, балалар мәйданчыгына машина куйган өчен штраф түләтәләр

Яшел зонага шулай ук чәчәк түтәлләре һәм агач-куаклар үскән урыннар да керә.

Кичә Казан шәһәр думасы депутатлары газоннарга һәм балалар мәйданчыкларына машина куйган өчен штрафларны хуплаган. Хәзер административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре яшел зонага машина куйган өчен протоколлар төзи ала, дип хәбәр ителә шәһәр мэриясе порталында.

Хәзер балалар һәм спорт мәйданчыкларына, этләр йөртелүче мәйданнарга, шулай ук йортлар янындагы хуҗалык территорияләренә машина кую кую тыела. Яшел зонага шулай ук чәчәк түтәлләре һәм агач-куаклар үскән урыннар да керә.

Казан шәһәр думасының Шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча даими комиссиясе рәисе Эмиль Хөснетдинов яңалыкларның машина йөртүчеләрне тәртипкә чакыру,  балалар мәйданчыкларын һәм яшеллекне саклау максатыннан кертелүен җиткергән.

Шулай ук Казанны төзекләндерү кагыйдәләрендәге яңа үзгәрешләр нигезендә, эксплуатацияләүче оешма хәзер трамвай юлларын гына түгел, тукталышларны да җыештырырга һәм карап торырга тиеш. Биналарга керү юлында түбә һәм пандуслар гына түгел, чүп җыю өчен савытлар да куярга тиеш булалар.

Фото: https://pixabay.com | naimbic

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев