Казанда хәбәрсез югалган хатын-кызның гәүдәсе табылган
Яңалыклар

Казанда хәбәрсез югалган хатын-кызның гәүдәсе табылган

Кичә иртән, ягъни 12 апрель, Казанның Химическая урамыннан 50 метр ераклыкта урнашкан урман полосасында өлешчә сөяктән генә калган бу тирәдә яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Тышкы билгеләр буенча ул көч кулланып үлгәнгә охшамаган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. Хатын-кыз өеннән билгесез юнәлештә...

Кичә иртән, ягъни 12 апрель, Казанның Химическая урамыннан 50 метр ераклыкта урнашкан урман полосасында өлешчә сөяктән генә калган бу тирәдә яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Тышкы билгеләр буенча ул көч кулланып үлгәнгә охшамаган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.

Хатын-кыз өеннән билгесез юнәлештә 2016 елның 7 ноябрендә чыгып китә. Беренчел мәгълүматлар буенча, аның үлеме кимендә биш ай элек булган. Элегрәк бу хатын-кызның югалу очрагы буенча Россия Тикшерү комитетының хезмәткәрләре"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан иде.

Гәүдә экспертизага җибәрелгән. Тикшерүчеләр булган хәлләрнең сәбәбен ачыклау буенча эш алып бара.

Чыганак


Нет комментариев