Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмен Рөстәм Нигъмәтуллин ачты

Очучылар осталыгын күрсәтте, «Казан» Гаилә үзәге янында Татарстан предприятиеләре үз казанышларын тәкъдим итте.

Казанда узган «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә очучылар чыгыш ясады, авиатөзелеш предприятиеләренең казанышлары урын алган стендлар куелды. Мастер-класслар һәм байкерлар чыгышы булды. Бәйрәмне ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин ачты.

«Илебезнең авиация тармагы — бик җитди өлкә. Ул – күп кенә өлкәләрдә дөньякүләм лидер, Татарстан авиатөзүчеләрнең әлеге дус гаиләсендә алдынгы урынны били», - дип белдерде ул.

«Без самолетлар, вертолетлар, авионика җитештерәбез, республикада авиация белән бәйле машина төзелеше дә үсеш алган. Өстәвенә, яшьләрдә инженер профессиясенә дә, эшче һөнәренә карата да мәхәббәт уяту мөһим», - диде Нигъмәтуллин.

Тамашачылар «Профориентация аллеясы»нда Татарстанның авиация предприятиеләре турында күп кенә мәгълүматлар белән танышты һәм аларның уңышларын үз күзләре белән күрде.

Шәһәр өстеннән тантаналы рәвештә WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты флагы урнаштырылган вертолет очып узды.

Фото: Михаил Захаров

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев