Казанда Республика Чыршы бәйрәме башланып китте
Яңалыклар

Казанда Республика Чыршы бәйрәме башланып китте

Президент чыршысы быел 17 нче мәртәбә уза.

у минутларда "Татнефть-Арена" сараенда Республика Чыршы бәйрәме башланып китте. Республиканың 7 меңнән артык укучы баласы - Президент чыршысы тамашасы кунагы.

Президент чыршысы быел 17 нче мәртәбә уза. Бәйрәмгә югары нәтиҗәләргә ирешкән уку алдынгылары, олимпиада, спорт спартакиада, ярышларда җиңүчеләр, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары чакырылган.

Тамашада урта гасыр шәһәре гәүдәләнә. Анда кешеләр үз эше белән мәшгуль, һәм яңа ел кәефе аларда бөтенләй юк. Акыл иясе Кышның мәңгелеккә килгәне турында сөйли.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләячәк.

 

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев