Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда табигый газда йөрүче беренче пассажир автобуслар барлыкка килде

Кичә Казанның автотранспорт предприятиеләренә метан белән эшләүче 30 автобус тапшырдылар. Ел азагына кадәр шәһәр маршрутларына 104 газда йөрүче моторлы автобус чыгачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин бүген яңа экологик автобусларны карадылар, шулай ук “Моторга газ” халыкара газ-мотор техникасы йөрешендә канашучылар белән аралашты. Алар Кытай, Казахстан һәм Россия территориясе аша узачак. Чара “Казан” Гаилә үзәге каршында үтте.

Шәһәр юлларына автобуслар бер-ике көннән чыгачаклар. Казан быел “НефАЗ 5299-40-57” маркалы 82 түбән идәнле автобус һәм “Lotos-206” маркалы 22 уртача сыйдырышлы автобус алачак. Техника Россия Федерациясенең “Табигый газны газ-мотор ягулыгы буларак куллануны киңәйтү” дәүләт программасы буенча алына. Казан күчерүчеләренә республика бюджетыннан 290 млн сумлык бирелә.

Ел азагына кадәр “ПАТП-2” МУП, “ПАТП-4” МУП, “КПАП-7” ҖЧҖ һәм “Республика автовокзалы” ҖЧҖ, “Байлык №3” ҖЧҖ, Умарова С.М индивидуаль эшмәкәр, “Агромир” ҖЧҖ үзләренең автопаркларын яңартачаклар. Әлеге предприятиеләр шәһәр автобус маршрутларының 81% хезмәт күрсәтә, ягъни бер алга 147 млн пассажир йөртәләр.

“Без автобусларга, коммуналь техникага субсидияләр бүлеп бирәбез, һәр техника төренә аерым субсидия күләме билгеләнгән. Субсидияләүнең федераль программалары бар, - дип сөйләде журналистларга Алексей Песошин. – Әлеге автобусларның бәясе, дизельгә эшләүче транспортныкыннан артык түгел”.

Казан Мэры билгеләп үткәнчә, һаваның пычрануында 75% гади автомобильләр гаепле, Татарстан башкаласы өчен бу актуаль мәсьәлә.

“Казанның автобус паркларының 45% яңарттык, бүгенге көндә ул Россия Федерациясендә иң яшь паркларның берсе, субсидияләргә алынган әлеге автобусларны да исәпкә алсак. Моның өчен мин республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле, - диде Илсур Метшин. – Алга таба атлавыбыз да шатландыра. Моңа кадәр Евро-3, Евро-4, Евро-5 стандартлы автобусларга өстенлек бирелсә, хәзер бу газ-мотор техникасы. Коммуналь техниканы, таксины газ-мотор техникасына да алмаштырырга телибез. Бу иртәгәге көн”.

ТР Премьер-министры һәм шәһәр Мэры табигый газда эшләүче җыештыру техникасын да карадылар. Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков билгеләп үткәнчә, Казанда мондый 100 техника берәмлеге бар.

Кичә Казанга “Моторга газ” халыкара автойөреше катнашучылары килеп җитте. Автойөрешкә старт 4 сентябрьдә Кытайда бирелде, ул 4 октябрьдә Санкт-Петербургта тәмамланачак. Ул табигый газны куллануның экономияле, экологик һәм куркынычсыз булуын дәлилләү өчен оештырыла.

Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлагы Тимур Алибаев һ.б. катнашты.

Фото: https://www.kzn.ru
https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев