Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда ТАССРның 100 еллыгына «вакыт капсуласы»н салдылар

Капсулага республиканың юбилеена багышланган концерт, Татарстанның иң яхшы сәнгать һәм мәдәният әсәрләре күчермәләрен һәм бөтен Идел буе кешеләренең шәхси материаллары кергән флеш-картаны урнаштырдылар.

Татарстан башкаласында Казан дәүләт мәдәният институты бинасы янында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көненә «вакыт капсуласы»н салдылар.

 «Йөзьеллык Татарстанны мәдәнияттән башка күз алдына да китереп булмый. Бүген республика артистлары, галимнәре, мәгариф учреждениеләре һәм Татарстанның һәр кешесе саклаган мирасны тапшыра. Без барыбыз бергә үз халкыбыз мәдәниятен саклап, зур эш башкара алабыз», — диде тантана барышында республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Капсулага Мәдәният институтының ТАССРның 100 еллыгына әзерләгән телевизион ретроконцерты, республикада соңгы йөз елда иҗат ителгән иң яхшы мәдәният һәм сәнгать әсәрләре фотолары, шулай ук бөтен Идел буе федераль округыннан кешеләр социаль челтәрләр аша җибәргән 5 меңнән артык фотография, аудио- һәм видеоматериал салынган 2 ТБ күләмле флеш-карта урнаштырылган.

«Мәдәният күпкырлы, аның һәр жанрының үзенчәлеге һәм тарихы бар. Безнең максат — бу мирасны саклап калу һәм аны киләчәк буынга тапшыру», — диде Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.

Институт бинасы каршында импровизацияләнгән сәхнәдә халыклар дуслыгы биюен башкарган «Алтын» хореографик ансамбле, Казан дәүләт мәдәният институты укытучыларының инструменталь триосы һәм «Беренче канал»да «Лучше всех» тапшыруында катнашучы Арслан Сибгатуллин чыгыш ясады, ул «вакыт капсуласы»н салды.

«Максим Галкин Арсланны „илнең иң патриотик баласы“, дип атады. Ул дүрт яшьтә „Священная война“ җырын башкарды, ә быел ул беренче сыйныфка бара», — дип уртаклашты әнисе Гүзәл Сибгатуллина.

Проектны оештыручылар ел саен яңа сәнгать әсәрләре белән «вакыт капсуласын» салырга планлаштыра.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев