Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда ТР Премьер-министрының элеккеге урынбасары Владимир Швецовның улы өй сагына алынды

Ул аеруча зур күләмдәге мошенниклыкта шикләнелә.

Казанның Совет районы суды тарафыннан ТР Премьер-министрының элеккеге урынбасары, элеккеге транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецовның улы өй сагына алынды.

Ул аеруча зур күләмдәге мошенниклыкта шикләнелә.

Владимир Швецовның улы сишәмбе көне үк тоткарланган иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.

Бүген тикшерүче судка аны 9 гыйнварга кадәр кулга алу турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Адвокат исә Швецовның улын өй сагына алуны таләп итте, ул тикшерүчеләрдән качып йөри алмаячак һәм мондый теләге дә юк дип белдерде.

Шунысын да искәртик: моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы ТР Премьер-министрының элеккеге урынбасары, элеккеге транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының гаилә әгъзаларының ТР Тикшерү комитетының игътибар үзәгенә эләгүе хакында хәбәр иткән иде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X