Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда автомобиль йөртүчеләр велосипедчыларны бәрдерәләр

Узган ялларда Казандагы юлларда 2 кече яшьтәге һәм 1 өлкән велосипедчы зыян күргән. Әлеге очракларның барысы да шимбә көнне булган. Һәлакәтләрнең берсе башкаланың Еловая урамында кичке 6да килеп чыга. "Рено Логан" автомобиле белән идарә иткән 59 яшьлек ир-ат Грушевая урамыннан Параллельная урамына таба хәрәкәт иткәндә куркынычсыз ян-як интервал сайламый һәм...

Узган ялларда Казандагы юлларда 2 кече яшьтәге һәм 1 өлкән велосипедчы зыян күргән. Әлеге очракларның барысы да шимбә көнне булган.

Һәлакәтләрнең берсе башкаланың Еловая урамында кичке 6да килеп чыга. "Рено Логан" автомобиле белән идарә иткән 59 яшьлек ир-ат Грушевая урамыннан Параллельная урамына таба хәрәкәт иткәндә куркынычсыз ян-як интервал сайламый һәм 11 яшьлек велосипедчы малайны бәрдерә. Һәлакәт нәтиҗәсендә, баланың баш мие селкенә, башы бәрелеп җәрәхәтләнә.

Шул ук көнне 10 минут соңрак шулай ук "Рено Логан" автомобиле рулендагы 45 яшьлек ир-ат Короленко урамы чатында светофорның рөхсәт ителмәгән төсенә чыккан 19 яшьлек велосипедчы егетне бәрдерә. Нәтиҗәдә, егетнең сул аяк балтырының тубык сөяге сына.

Тагын 35 минуттан Трудовая урамында "Киа Рио"ның 23 яшьлек йөртүчесе Төзүчеләр урамы ягыннан Октябрьская урамына таба хәрәкәт иткәндә юл бирми һәм велосипедта барган 7 яшьлек малайны бәрдерә. Велосипедчының баш арты йомшак тукымаларына зыян килә.

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев