Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда WorldSkills чемпионатын ачу тантанасында өстәмә чынбарлык технологияләрен кулланачаклар

Инде иртәгә үк «Казан Арена» стадионында WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын ачу тантанасы узачак. Кунакларны зур тамаша көтә, аның куелышына өстәмә чынбарлык технологияләре җәлеп ителәчәк.

Шоу күп кенә яңа технологияләр, аерым алганда, AR (augmented reality) технологиясен куллануны күздә тота, ә тамашачылар аның бер өлеше булачак. 3D-эффектлар «Казан Арена» стадионының виртуаль киңлегендә барлыкка киләчәк.

Трибуналарда тамашачылар AR-эффектларны тантана өчен махсус эшләнгән WSK 2019 AR Experience кушымтасы ярдәмендә үзләренең гаджетлары аша, шулай ук стадионның мәгълүмати экраннарында карый алачак. Экраннардагы махсус сигналлар шәһәрлеләрне чираттагы AR эффект барлыкка киләчәге турында кисәтәчәк. AR эффектларны ТВ һәм web-трансляцияләр тамашачылары да тулы күләмдә күрәчәк, дип хәбәр итә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы.

ОештыручыларWSK 2019 AR Experience кушымтасын бушлай алдан ук күчереп алырга һәм шоу башланыр алдыннан яңартырга киңәш итә.

Исегезгә төшерәбез, чемпионатны ачу тантанасы Россиянең халык артисты, продюсер Игорь Крутой һәм режиссер Алексей Сеченов командасы күрсәтәчәк тамаша белән үрелеп барачак. Анда Россия эстрадасы йолдызлары, Казанның, Татарстан Республикасының иҗат коллективлары катнашачак.

Фото: kzn.ru

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X