Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда яңа төр светофор эшли башлады

Казанның Совет мәйданы тирәсендәге җәяүлеләр юл чыга торган урынынга җиргә светофорлар урнаштырганнар. Бу гадәти булмаган светофор кешеләргә тагын да игътибарлырак булырга ярдәм итәчәк, дип саный ЮХИДИ хезмәткәрләре. Җәяүлеләр чыга торган юл башларына урнаштырылган махсус сызыклар яшел һәм кызыл төстә яна. Дөрес, көн яктысында алар бик сизелми, ә менә караңгылана башлагач,...

Казанның Совет мәйданы тирәсендәге җәяүлеләр юл чыга торган урынынга җиргә светофорлар урнаштырганнар.

Бу гадәти булмаган светофор кешеләргә тагын да игътибарлырак булырга ярдәм итәчәк, дип саный ЮХИДИ хезмәткәрләре. Җәяүлеләр чыга торган юл башларына урнаштырылган махсус сызыклар яшел һәм кызыл төстә яна. Дөрес, көн яктысында алар бик сизелми, ә менә караңгылана башлагач, бу җирдәге светофорны ачык күрергә мөмкин. Аяк астында кызыл янып торганда, җәяүлеләр кагыйдә бозмас, бары яшел утка гына чыгар, дип ышана ЮХИДИ хезмәткәрләре. Әлегә мондый светофор Казанда бер генә, аны тәҗрибә рәвешендә кулланып карыйлар. Андый светофор Мәскәүдә дә очрый. Аларны кыш көннәрендә бик кулай булмас дип күпләп куймыйлар әлегә.

Укучыларыбыз хәбәр иткәнчә, светофор инде ватылырга да өлгергән.

Шәһри Казан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X