Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда яңа зоопарк ноябрьдән дә иртәрәк ачылмаячак

Комплексны төзелеш объекты буларак рәсми рәвештә тапшырганнан соң, карантин һәм хайваннарны адаптацияләү өчен, ким дигәндә, ике ай кирәк.

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркын ачу шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненә - 30 августка планлаштырылмаган. Ул кешеләрне иң иртә дигәндә ноябрь-декабрьда кабул итә алачак. Бу турыда Казан зоопаркы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов әйтте.

«Әлбәттә, безнең Республика көненә ни дә булса ачу традициясе бар. Һәм, чыннан да, 29 августта Президент Рөстәм Миңнеханов безгә киләчәк һәм объектның төзеп беткәнлеген караячак. Әмма соңыннан гына без акрынлап яңа зоопаркка терлекләр урнаштыра башлыйбыз», - дип аңлатты Фәнис Нурмөхәммәтов.

Ул шулай ук Россия законнары зоопарклар тарафыннан махсус процедураны үтәүне таләп итә. Кайтарылган җәнлекләр бер ай карантинда һәм, ким дигәндә, тагын бер ай яңа шартларда җайлашырга тиеш.

«Бу катгый халыкара таләпләр, анда беркем дә «өч көннән ачарга кирәк» дип әйтә алмый, югыйсә, без барлык хайваннарны җирләячәкбез. Шуңа күрә ачылыш тантанасы ноябрьдән дә иртәрәк булмаячак. Декабрь аенда, сүз уңаеннан, безнең зоопарк туган көнен билгеләп үтәчәк. Аңа 1806 елда нигез салынган», - диде Фәнис Нурмөхәммәтов.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтендә, үз чиратында, «объектта төзү-монтажлау эшләре тәмамлану алдында һәм 30 августка төгәлләнәчәк», дип ышандырдылар.

29 августта Татарстан Президенты Казанның яңа зоопаркына килгәндә, нинди дә булса җәнлекләрне, шул исәптән булганнарын да, вольерларга урнаштыру планлаштырылмый.

Фото: архив tatar-inform

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X