Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда янгында тугыз кеше зыян күргән

11-17 апрель көннәрендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре янгын булган урынга 21 тапкыр чакыртылган. Аларда 9 кешенең сәламәтлеегнә зыян килгән.

Узган атнада, гомумән алганда, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8528 мөрәҗәгать кабул итеп алган, җәмәгать урыннарына 1393 тапкыр барырга туры килгән.

Чакыруларның иң күбесе, гадәттәгечә, төрле авырулар сәбәпле булган - 6653 очрак. Бала табар алдыннан ашыгыч ярдәм хезмәте табибларының 95 кешегә кирәге чыккан, 1076 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле.

Казандагы юл-транспорт һәлакәте булган урынга табиблар 42 мәртәбә барган: 35 кеше җәрәхәт алган, аларның 18е хастаханәгә озатылган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев