Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатында яшерен профилактик чара үткәрелә

Чираттагы чара 9 ноябрьдә узачак.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ”). Казан шәһәре дәүләт автоинспекциясе Татарстан башкаласында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча ай саен уздырыла торган профилактик чаралар үткәрелүе турында мәгълүмат җиткерә. Чираттагы чара иртәгә – 9 ноябрьдә узачак. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарына элек берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган, исерек хәлдә булган, шулай ук транспорт чарасы конструкциясенә рөхсәт ителмәгән үзгәрешләр керткән автомобилчеләр эләгәчәк. Шулай ук вакытында административ штрафларын түләмәүчеләр белән дә адреслы эш  алып барылачак.

Моннан тыш, җәяүлеләргә тиешле урында юл бирмәүчеләргә һәм юлларда кагыйдә бозучыларга карата да аерым контроль булачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре, юлда низаг чыгармас һәм вакытларын әрәм итмәс өчен юлга чыгар алдыннан  һәрвакыт тиешле документларны барларга, аларның гамәлдә булу вакытын тикшереп торырга, штрафларны вакытында түләргә һәм кагыйдәләрне бозмаска киңәш итә.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев