Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казандагы яңа метро станцияләренең исемнәре билгеле булды

Шәһәр башкарма комитеты карарында Казан метросының икенче линиясендәге дүрт станциянең атамасы күрсәтелә.

Казан метросының икенче линиясендәге беренче участок станцияләренең исемнәре билгеле булды. Татарстан башкаласы башкарма комитетының шул хактагы карары мэрия сайтында чыккан документлар җыентыгына кертелгән.

Фучик урамындагы станциягә - «Юлиус Фучик урамы», Ломжа һәм Фучик урамнары чатындагысына - «ТАССРның 100 еллыгы», А.Камалиев проспектындагы станциягә «Академик Сахаров урамы» дигән исем биреләчәк, «10нчы микрорайон» тукталышы янындагы станция шул ук исем белән аталачак.

  • Хәзерге вакытта Казан метросының бер линиясендә 10 станция исәпләнә. 11нче - «Имәнлек» станциясен ачу берничә тапкыр кичектерелде.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев