Казанлылар балаларына нинди исемәр кушарга яраталар
Яңалыклар

Казанлылар балаларына нинди исемәр кушарга яраталар

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре узган атнада 471 бала туу очрагын теркәгән. Дөньяга яңа аваз салган сабыйларның 221е - малай, 250се - кыз бала. Чагыштырырга яратучылар өчен: шәһәрнең узган атнадагы иң яшь әнисенә - 17, иң олы яшьтәгесенә - 46 яшь; туган вакытта иң җиңел бала 750 граммлы, ә...

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре узган атнада 471 бала туу очрагын теркәгән. Дөньяга яңа аваз салган сабыйларның 221е - малай, 250се - кыз бала. Чагыштырырга яратучылар өчен: шәһәрнең узган атнадагы иң яшь әнисенә - 17, иң олы яшьтәгесенә - 46 яшь; туган вакытта иң җиңел бала 750 граммлы, ә иң авыры, сөбханалла, 4730 граммлы булган!

Казанлылар балаларына - Самира, Алиса, Матвей, Ранель, Арслан, Камилла, Арина, Полина исемнәрен ешрак кушкан. Сирәк исемнәр - Алексия, Ефим, Ландыш, Ролан, Галиябану, Варвара, Шакира, Лаура, Дәүләт, Даниэла.
Казанда 181 пар өйләнешкән: иң яшь кияү белән кәләшкә - 20 һәм 19, иң олыларына - 60 һәм 59 яшь.

Нет комментариев