13 декабрь 2015 яңалыклары
-
Бөгелмәдә "террорчы" тоткарланган
Бөгелмә шәһәр суды бинасына бомба куелу турында ялган хәбәр тараткан хатын-кыз кулга алынган. Бактың исә, шул рәвешле ул караклык өчен җаваплылыктан качып калырга уйлаган икән. Бомба турындагы хәбәр хокук сакчыларына 9 декабрь көнне үк килеп ирешкән булган. Суд бинасына оператив хезмәт вәкилләре җибәрелгән. Ленин урамын исә гомумән дә ябып куйганнар....
-
Жанна Фриске гаиләсендә зур гауга
Жанна Фриске гаиләсендә ызгыш-талаш тынып тормый. Гаиләдә җырчының ике яшьлек улын Платонны "бүлә алмыйлар". Шушы көннәрдә генә Дмитрий Шепелев хатынының әтисен баланы урларга җыенуда гаепләде. Каршы як исә, киресенчә, бу эштә кияүләрен гаепли. Әлеге хәлне полициядә тикшереп кенә калмыйча, бөтен халыкка "Россия 1" телеканалы аша күрсәттеләр. Дмитрий Шепелев Жаннаның әтисен...
-
Артур 19 ел буе Яңа елны эшләп каршы алган
2016 елда Артур белән Маратның сәхнәгә аяк басуларына 20 ел тула икән. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан егетләр 7, 8 мартта башкалада зур тамаша тәкъдим итәргә уйлый. "Бу - дуэт булып оешканнан соң куелачак икенче концертыбыз. Анда 20 ел дәверендә иҗат ителгән җырларның иң матурлары һәм 10лап яңа җыр яңгыраячак", -...
-
Казанлылар балаларына нинди исемәр кушарга яраталар
Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре узган атнада 471 бала туу очрагын теркәгән. Дөньяга яңа аваз салган сабыйларның 221е - малай, 250се - кыз бала. Чагыштырырга яратучылар өчен: шәһәрнең узган атнадагы иң яшь әнисенә - 17, иң олы яшьтәгесенә - 46 яшь; туган вакытта иң җиңел бала 750 граммлы, ә...
-
Башкортстанда 14 яшьтән өйләнешергә рөхсәт биреләчәк
Күрше республикада гаилә кору яшен 16 дан 14 кә кадәр киметәчәкләр. Законга үзгәрешләр кертүне тикшергәннәр һәм озакламый бу мәсьәләдә карар кабул ителәчәк инде. Әлеге кагыйдәне гамәлгә ашыруны республика прокуратурасы тәкъдим иткән. Мондый очраклар Башкортстанда күп булмаса, да күзәтелә икән. Бу яшьтә 2012 елда - 11, 2013 елда - 14, 2014...
-
Ильяс Халиковка "Аллаһ" дигән язуны хәтерләткән бәрәңге бүләк иткәннәр [+фото]
Дини җырлар белән дан тотучы башкаручы Ильяс Халиковка үзенчәлекле бүләк ясаганнар. Зур бәрәңге! Җырчы үзе бу бәрәңгедә "Аллаһ" исемен күрә. "Актанышта тәрбияви тамашабызны куйганнан соң бер Аксакал бабабыз сәхнәгә менеп менә шушындый бәрәңге бүләк итте. Игьтибар итсәгез, бәрәңгедә гарәпчә "Аллаһ" дигән бөек исемне укырга була. Фикерли белгән кеше өчен уйланырга...
-
Яңа ел каникулларын булдырмаска исәплиләр
Россиядә өч кенә көн ял калдырып, бәйрәм көннәрен кыскартырга тәкъдим итәләр. 1 гыйнвар - Яңа ел, 9 май - Җиңү көне, 12 июнь - Россия көне. Ә "кисеп ташланган" 10 көнлек өстәмә ялларны һәркем үзе теләгән вакытта ала алачак. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән инде. Яңа ел чорындагы 10 көн...
-
Уяулык барыбызга да кирәк
Төньяк Кавказ төбәгендә террор күренешләренең ешаюы саклык чараларын һәркайда күрү, уяулык күрсәтү зарурлыгы турында сөйли.
-
Тимершык авылындагы банкоматтан зур суммада акча урлаучыны хөкем итткләр
Газета укучыларны Тимершык авылындагы банкоматтан зур суммада акча урлау факты буенча тикшерү эшләренең барышы белән таныштырып барырга вәгъдә иткән идек. Хәзерге вакытта әлеге җинаять эшенә, ниһаять, нокта куелган. Саба районы судыннан алынган хөкем карарыннан күренгәнчә, Иванов (фамилиясе үзгәртелгән) 18 июньдә 23 сәгать 50 минутта Тимершыктагы ашамлыклар кибетенең склад тәрәзәсенең металл...