Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанлыларны Дуслык Парадына чакыралар

Россия көне уңаеннан 12 июньдә Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Россия халыклары дуслыгы Парады узачак. Йөреш 10:30 сәгатьтә паркка керү урыныннан башланачак.

Парад «Минем йортым – минем республикам» («Мой Дом – Моя Республика») яшьләр чатыр паркы эше кысаларында оештырылачак. Бәйрәмдә махсуслашкан мәйданчыклар эшләячәк: традицион халык уеннары, милли стильдәге караоке-батл, һөнәри иҗат буенча мастер-класслар һәм башка күп кенә кызыклы нәрсәләр. Яшьләр чатыр паркы эше танылган «Прогульщики» казанлы яшьләр группасы чыгышы белән тәмамланачак.

Әлеге чара «2014-2020 елларга Татарстан Республикасының дәүләт милли сәясәтен чынга ашыру» дәүләт программасын үтәү кысаларында үтә.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Фото: http://addnt.ru
http://addnt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев