Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан Кизнерга һәм Арчага йөри торган электр поездларының расписаниесе үзгәрә

Шәһәр яны поезды Арчага ярты сәгатькә соңрак кузгалачак.

13 декабрьдән Кизнер-Казан һәм Казан-Арча шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесы үзгәрәчәк. Бу турыда «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

“2020-2021 елларга поездлар хәрәкәтенең яңа графигын гамәлгә кую сәбәпле, шәһәр яны поездларының расписаениесе үзгәрәчәк”, диелгән хәбәрдә.

Шулай итеп, 6423нче поезд Кизнердан Казанга 6.41 сәгатьтә кузгалачак, бу гамәлдәге расписаниега караганда 19 минутка иртәрәк. Поезд Казан станциясенә 17 минутка иртәрәк, 9,38 сәгатьтә киләчәк.

Казаннан 6432нче поезд 11.04 сәгатьтә (32 минутка соңрак) Арчага кузгалачак. Поезд 12.56 сәгатьтә (45 минутка соңрак) Арча станциясендә булачак.

Поездлар хәрәкәте расписаниесендә җирле вакыт күрсәтелгән. 

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев