Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның Бауман урамында ВИЧ-инфекциягә аноним тикшеренү пункты ачылды

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Алмир Абашев ВИЧ-инфекциягә тестны беренче булып үтте.

Бүген Казанның Бауман урамында аноним вич-инфекциягә тикшеренү пункты ачылды. ВИЧ-инфекциягә аноним рәвештә тикшеренү пунктлары 30 августка кадәр сәгать 13.00дән кичке 21.00 гә кадәр көн саен эшләячәк.

“Без медицина хезмәткәрләре буларак тестларны даими үтәбез. Селәгәй буенча тикшерү тестны беренче тапкыр үттем. Бик уңайлы”, - диде Алмир Абашев.

ВИЧ-инфекиясенә кешенең селәгәен карап тикшерәләр. Процедура 2 минут вакыт ала, нәтиҗәсе 15 минуттан билгеле була.

“ВИЧ-инфекция йоктырган авыру кеше өчен бу бик фаҗигале хәл. Бүгенге медицина дәрәҗәсе шактый югары һәм кеше гомерен дистәләрчә елга озайтса да, даими дарулар эчеп тору кешегә кыенлыклар китерә. Татарстан буенча караганда, республикадагы хәлне бүгенге көндә уңай дип бәялибез. Россия белән тулаем чагыштырганда, авыру йогу темплары түбән булып саклана”, - диде Алмир Абашев.

“Бу эшләнгән эшнең, халыкка ВИЧ-инфекциянең куркынычы, йогу юллары, профилактика турында мәгълүмат җиткерү буенча дөрес эш алып баруыбызны күрсәтә”, - диде министр урынбасары.

Аның әйтүенчә, селәгәй буенча вич-инфекциягә тест үтү - иң заманча ысул. “Без хәзер WorldSkills старты алдында торабыз. Кеше күп җыелган урыннарда кеше каршылыкларсыз тест үтә ала. Кан бирмичә, инвазив булмаган ысул белән, селәгәй буенча тикшерергә була”, - диде Алмир Абашев.

  • 2019 елның 6 аенда 68 кешедә ВИЧ табылган. Диспансер исәбендә 13 908 кеше ВИЧ-инфекцияле буларак тора, бу республиканың 0,3 процентын тәшкил итә.

Фото: Айгөл Шәйхлисламова

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев