Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның Үзәк универмагы янында Россиядә беренче хатын-кызлар парковкасы ачылды

Ал төстәге парковка узган ял көннәрендә ачылды, анда автомобильләр өчен 10 урын бар.

Казанның Үзәк универмагы янында Россиядә беренче хатын-кызлар парковкасы ачылды. «Үзәк универмаг» сәүдә үзәгенең үсеш һәм арендаторлар белән эшләү бүлеге башлыгы Михаил Шутов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Михаил гүзәл затлар өчен каралган мондый парковканы Европада күреп кайткан, анда мондый паркинглар белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың.

Аның башка парковкалардан төп аермасы — машина кую урынының киңрәк булуында. Әгәр гадәти парковканың киңлеге 2,5 метр тәшкил итсә, гүзәл затлар өчен ул 4,4 метрга җитә.

«Бу бик тә уңайлы — киң паркингта кибеттән сатып алган әйберләрне багажникка рәхәтләнеп бушата аласың. Өстәвенә, урыннар, автоледига авыр сумкалар күтәреп еракка барырга туры килмәсен өчен, сәүдә үзәгенә керә торган урынга мөмкин кадәр якын итеп ясалган», — дип искәртте Михаил Шутов.

Ал төстәге парковка узган ял көннәрендә ачылды, анда автомобильләр өчен 10 урын бар. Ихтыяҗ арткан очракта, паркингны тагын да киңәйтергә ниятлиләр.

Фото: соцчелтәр

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев