Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше сәламәтлегенә авыр зыян салган сабалы 60 мең сум штраф түличәк

Район прокуратурасы кеше тормышына җинаятьчел кул сузу аркасында зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтүгә тотылган чыгымнарны эзләп алу максатында эш кузгатты. Cаба район суды хөкем карарыннан күренгәнчә, Рәхмәтуллин (фамилиясе үзгәртелде) зарури саклану чикләреннән узып, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерә. Нәтиҗәдә тән җәрәхәтләре алган М.га 2015 елның 18 гыйнварыннан 24 мартына кадәр...

Район прокуратурасы кеше тормышына җинаятьчел кул сузу аркасында зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтүгә тотылган чыгымнарны эзләп алу максатында эш кузгатты. Cаба район суды хөкем карарыннан күренгәнчә, Рәхмәтуллин (фамилиясе үзгәртелде) зарури саклану чикләреннән узып, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерә. Нәтиҗәдә тән җәрәхәтләре алган М.га 2015 елның 18 гыйнварыннан 24 мартына кадәр район үзәк хастаханәсендә дәвалану өчен 60278 сум акча тотыла. Дәвалау мәҗбүри медицина иминияте фонды хисабына үткәрелә.

Прокуратура иминият фонды мәнфәгатьләрен яклап, әлеге тотылган сумманы Рәхмәтуллиннан эзләп алу өчен судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Суд декабрь аенда гаризаны үз утырышында карап канәгатьләндерде һәм Рәхмәтуллин 60278 сум 53 тиен акчаны фондка түләргә мәҗбүр булды.

Азат Закиров,
район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев