Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кет телендә җыр башкара алган соңгы кеше вафат булган

Александр Котусов онкологик авыру белән авырый иде.

Кет телендә җыр башкара алган соңгы кеше Александр Котусов вафат булган. Бу хакта “Национальный акцент” сайтында хәбәр ителә.

"Кет телендә җырлаучы Александр Максим улы Котусов бүген иртән вафат булды. Бу гадәти булмаган телдә җырлый белгән соңгы кеше иде. Тормыш китте, тел китә”, — дип хәбәр итте 12 июль көнне Мәскәү дәүләт университеты фәнни хезмәткәре Юлия Галямина.

Александр Котусов онкологик авыру белән авырый иде. Элегрәк галимнәр аны дәвалауга акча җыярга булышкан. Бер көн эчендә торак пунктлар арасында бару һәм дарулар сатып алу өчен 45 мең сум акча җыелган. Акчаның күп өлешен бөтен дөнья буенча кет телен өйрәнүче кешеләр биргән.

Александр Котусов гомере буе Красноярск краенда Келлог бистәсендә яши. Тел белгечләре сүзләренә караганда, ул кет телен белгән егермеләп кешенең берсе булган. Шулай ук кет телендә җыр башкара алучы һәм шәхси җырларга ия булган бердәнбер кеше икәне билгеле. Ул кет телендә ата-бабаларның җырларын башкарып кына калмаган, үзе дә иҗат иткән, популяр рус җырларын да кет теленә тәрҗемә иткән.

Кетларда һәр балага әти-әниләр шәхси җыр иҗат иткән, ә аннары кеше аны тормыш дәвамында үзгәртә алган. Шәхси җырда иң мөһиме — көйләр һәм уртак кәеф, ә сүзләр һәрчак яңа булырга мөмкин.

  • Кетлар - Енисей телләренең сакланып калган бердәнбер вәкиле. Енисей гаиләсенең калган телләре 18-20 гасырларда үлеп беткән. 2010 елда үткәрелгән кеше санын алу нәтиҗәләре буенча, кет теле йөртүче 200 кеше калган.

Фото: википедия

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев