Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУ ректоры 1 ноябрьдән укытучыларның хезмәт хакы артачагын әйтте

Илшат Гафуров югары уку йортында профессорларның хезмәт хакы нефтьчеләрнекенә караганда югарырак диде.

Казан федераль университетында укытучылар өчен база хезмәт хакы 1 ноябрьдән артачак. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервьюда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте. 

“Укытучыларга база хезмәт хакын күтәрәчәкләр. Күптән түгел без аны 5 процентка арттырдык, 1 ноябрьдән хезмәттәшләр яңача исәпләнгән хезмәт хакы алачак. Ул төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр югары”, - диде спикер.

Илшат Гафуров югары уку йортында профессорларның хезмәт хакы нефтьчеләрнекенә караганда югарырак диде. Төгәл саннар кызыксындырган кешеләргә уку йортының рәсми сайтында мәгълүмат булуын әйтте.

Шулай ук ул матбугат чараларындагы мәгълүматны  һәм миллионнар алалар дигән сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте.

“Безне матбугат чаралары гел тәнкыйтьли. Ректор миллион сум, ә укытучылар 20 мең сум хезмәт хакы ала диләр. Андый хезмәт хакы юк. Беренчедән, ректор беркайчан да миллионнар алмады. Болар барысы да уйдырма. Ректорның хезмәт хакы министр белән еллык килешү буенча коллективның уртача хезмәт хакыннна чыгып куела”, - дип сөйләде Илшат Гафуров.

  • Илшат Гафуров белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны “Татар-информ”ның YouTube каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов, Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X