Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУ студентларын Универсиада авылыннан чыгарачаклар

Казан федераль университеты үзенең студентларын Универсиада авылындагы йортлардан чыгарырга планлаштыра. Бу адымга уку йорты WorldSkills-2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерләнү кысаларында барырга мәҗбүр. Тиешле боерыкны КФУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Рияз Минзарипов имзалаган, дип хәбәр итә KazanFirst.

Документ текстыннан күренгәнчә, чыгарылыш курсларын тәмамламлаучы студентларның җәйге имтихан сессиясе бераз алга күчерелә һәм 20 майдан 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Моннан тыш, укучылар Универсиада авылындагы бүлмәләрне 30 июньгә кадәр бушатырга тиеш булачак. Шуннан соң бүлмәләрдә ревизия үткәреләчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый тәҗрибә Казанда су спорт төрләре һәм футбол буенча дөнья чемпионаты турнирлары узганда да кулланылган иде. Студентлар мондый экспериментларны яратмый, әмма аларга йөкләмәне үтәүдән тыш, башка юл юк. 

Фото: https://pixabay.com | StockSnap

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X