Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык Кыш бабаен Казанның төп чыршысын ачу тантанасында сайлаячаклар

Бүген «Халык Кыш бабае» бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана.

Иң яхшы «Халык Кыш бабае»ның исеме «Казан» Гаилә үзәге каршындагы Татарстан башкаласының төп чыршысын ачу тантанасында билгеле булачак. Шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Яңа ел алдыннан «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасында бәйгегә нәтиҗәләр ясалачак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак», - дип хәбәр итте ул. Җиңүчеләрне билгеләгәндә жюриның бәясе һәм конкурсның рәсми Instagram-аккаунтындагы онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре исәпкә алыначак.

Бүген «Халык Кыш бабае» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды, дип ачыклык кертте Казан Мәдәният идарәсе башлыгы. Конкурста иҗади командалар катнаша ала. Алар Яңа ел костюмнарында үз программаларын тәкъдим итәргә тиеш.

Сайлап алу турын узган Кыш бабайлар 15 декабрьдә шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә интерактив программаларын күрсәтәчәк, биредә жюри әгъзалары аларга үз бәясен бирәчәк. 20-23 декабрь көннәрендә Казан урамнары, тукталышлар һәм торак массивларында әлеге программаларның презентациясе үткәреләчәк.

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев