Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын-кызларга намаз уку тәртипләрен өйрәтүче видео чыкты

Россия ислам институты студентлары хатын-кызларга намаз уку тәртипләре турында видео әзерләделәр.

Россия ислам институты студентлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге белгече, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина җитәкчелегендә хатын-кызларга намаз уку тәртипләре буенча видео әзерләделәр. Әлеге хәбәрне Татарстан Диния нәзарәте сайты җиткерә.

Намаз ул – ислам диненең биш баганасының берсе, аны үтәү мәҗбүри, ул җанны пакьли, калебләрне нурландыра һәм кешене Аллаһы каршында мәртәбәле итә.

Татарстандагы күп кенә этник мөселманнарның намаз уку тәртипләрен белмәвен һәм даими рәвештә мәчеткә йөри алмауларын истә тотып, әлеге гамәлне өйдән чыкмыйча гына үтәргә өйрәнү өчен видеодәрес иң гади һәм уңайлы юл булып тора.

Роликта намазны үтәү гамәлләре тулы эзлеклелектә күрсәтелә, тәннең һәрбер торышына аңлатмалар бирелә, сүзләрнең дөрес әйтелеш кагыйдәләре ныгытыла, чөнки рус хәрефләре гарәп теле фонетикасына караган авазларны тулысы белән биреп бетерә алмый.

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Хатын-кызларга намаз уку тәртипләрен өйрәтүче видео

Оставляйте реакции

276

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаhы тэгалэнен рэхмэтлэре булсын шундый кирэк видео ясаган кешелэргэ. Аллаhы тэгалэ рэхмэтеннэн ярдэмнэреннэн сезне беркайчанда ташламасын. Куптэн намазга басуыма карамастан сораулар куп телне белмэу

    • аватар Без имени

      0

      0

      бИК ЗУР РЭХМЭТ.аЛЛАХЫНЫН РЭХМЭТЕ ЯУСЫН СЕЗГЭ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ходай биреп, мин дэ шул юлларга кире кайтырмын!!! Амин! Амин! Амин! Минем очен, минем бу Ходай юлына басуыма юл салуга кулларыгызны кутэрсэгез иде!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әлхәмдилүлләһ!шул кадәр зур сөенеч!Аллаһ Тәгалә сезгә дә безгә өйрәнүчеләргә дә сабырлык һәм тырышлык бирсен иде.әмиин