Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт министрлыгы: татарстанлылар март аенда өч көн рәттән ял итәчәк

РФ Хөкүмәте карары нигезендә, хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатында 5 март шимбәсеннән ял көне 7 мартка күчерелә.

8 Март бәйрәме уңаеннан Татарстан халкы өч көн рәттән ял итәчәк. Әмма бәйрәм алдыннан эш атнасы бер көнгә артачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки смена дәвамлылыгы бер сәгатькә кими. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатында 5 март шимбәсеннән ял көне 7 мартка күчерелә», — диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, республика халкын ай башында — 28 февральдән 5 мартка кадәр алты көнлек эш атнасы көтә. 5 мартның эш көне бер сәгатькә кыскара. 6, 7 һәм 8 март — ял көннәре.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев