Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәлил Шәйхетдинов 2020 елда узачак спорт вакыйгаларын атады

Төп чараларның берсе - 20-27 августта Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре уеннары.

Кичә Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов 2020 елда узачак спорт вакыйгаларын атады.

7-9 майда хатын-кызлар арасында спорт (ирекле) көрәше буенча Россия чемпионаты узачак. 8-13 июньдә суга сикерү буенча Россия чемпионаты, 19-22 июньдә Байлар Сабасында көрәш буенча дөнья чемпионаты, 26-28 июньдә Бөтенроссия шәһәр уеннары, 26-29 июньдә хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты этабы узачак.

26-29 июньдә Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты оештырыла. Июль аенда, 11-12 июльдә, хай-дайвинг буенча Дөнья Кубогы узачак. 12-18 июльдә 18 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар арасында чирәмдә хоккей буенча Ауропа беренчелеге көтелә.

Августта мотосерфинг буенча Дөнья Кубогы, нәфис гимнастика буенча Дөнья Кубогы этабы, 20-27 августта Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре уеннары узачак. 2020 елда уеннарны Казанда үткәрү турында карар 2019 елның 25 октябрендә кабул ителгән. БДБ илләре уеннарында Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Украинадан 2500 спортчы катнашачак.

Шулай ук, уеннар кысаларында, 20-24 августта Горький исемендәге Үзәк ял паркында “Хезмәт резервлары” стадионында милли һәм олимпия спорт төрләренә карамаган юнәлешләр буенча VI бөтенроссия фестивале узачак. Бу чир спорт, шашка, флорбол, аркан тарту, традицион уктан ату, мас-рестлинг кебек спорт төрләреннән ярышлар.

2-4 октябрьдә йөзү буенча FINA Дөнья Кубогы Этабы үткәрелә.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев