Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла

Предприятие сатуга "хәләл" тамга белән дуңгыз ите продукциясен чыгарып, кагыйдәләрне катгый бозган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "хәләл" этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы турында язганнан соң, Татарстанның хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо"га карата чаралар күргән. Бу хакта комитетның рәсми сайты хәбәр итә. 

  • "Челны-мясо" предприятиесе җитештергән "хәләл" этикеткалы дуңгыз продукциясе “Пятёрочка” сәүдә челтәре кибетләрендә сатылган.

Татарстанның хәләл стандарт комитеты хәбәреннән аңлашылганча, предприятиедә узган тикшерү нәтиҗәсендә дуңгыз ите продукциясен "хәләл" тамга белән маркировкалауга юл куйган хезмәткәрләргә карата чаралар күрелгән. 

Әлеге факт буенча мәгълүмат ачыкланып беткәнче, Хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелегенә хәләл продукция җитештерүне туктатып торырга кушкан һәм предприятиегә биргән "Хәләл" Сертификатын гамәлдән чыгарып торуы турында хәбәр иткән. 

Комитет хәбәр иткәнчә, дуңгыз ите продукциясе маркировкасы өчен кулланылган "Татарское трио халяль" этикеткасы Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Хәләл стандарт комитеты һәм "Тест-Татарстан" республика сертификацияләү методикасы үзәге белгечләре белән килештерелмәгән. Димәк, аны сәүдәдә куллануга рөхсәт тә бирелмәгән.

Әлеге этикетка белән сертификацияләнмәгән продукциянең бер өлеше тамгаланган булган, бу сәүдә кагыйдәләрен катгый боза, дип хәбәр итә хәләл стандарт комитеты. Әлеге продукция сатудан алынган. 

Фото: https://tatar-inform.tatar
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X