Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле салым түләүчеләр

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нче районара инспекциясе 2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВДНЫҢ махсус салым режимы гамәлдән чыгарылуын хәбәр итә. 2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2021 елның 1 гыйнварыннан вменненный керемгә (ЕНВД) бердәм салым рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.

ЕНВД кулланган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин:

  1. салым салуның гадиләштерелгән системасына.
  2. үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда 15 тән дә артмаган хезмәткәрне җәлеп итүче шәхси эшмәкәрләр салым салуның патент системасына күчәргә мөмкин;
  3. ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр һөнәри керемгә салым куллануга күчәргә мөмкин.

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр күрсәтелгән режимнарны кулланганда ЕНВД (оешмалар табышына салым (НДФЛ), өстәмә кыйммәткә салым, оешмалар (физик затлар) милкенә салым кебек үк салым түләүдән азат ителәләр.

Салым салуның гамәлдәге режимнары турында мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган www.nalog.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев