Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗалыклар басуга агу сибәргә чыгу вакытын умартачыларга хәбәр итеп торачак

Рапс чәчкән вакытта умарталарның урыны истә тотылачак.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров умартачылар белән үсемлек агуларын кулланучы хуҗалыклар арасында элемтәнең ничек оештырылуын аңлатты.

«Умартачылар белән узган елны да бергә эшләдек. Быел да ел башыннан очрашулар уздырдык. Гербицид сибәргә чыгар алдыннан һәр район вәкилләре WhatsApp төркеменә мәгълүматны җибәрә. Кайсы авылда һәм кайсы вакытта эшләр булачагы күрсәтелә. Һәр хуҗалык агрономы, умартачы, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле белән элемтә бар», — дип сөйләде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Ул шулай ук чәчүлек мәйданнарындагы орлык әйләнешен планлаштырганда умарта белән рапс басуларының урнашуы истә тотылачагын әйтте. Узган елларда бал кортларының пестицидлар белән агулану очраклары булган иде.

«Проблемалар килеп чыккалый. Кемдер белми ишетми, белми кала. Умартачылар һәм хуҗалыклар бер-берсен ишетеп эшләсәләр, ул проблема булмаячак. Үз гаебен таныган хуҗалыклар яңа умарта алып биргән очраклар да булды. Без бөтен умартачыларны саклап та бетерә алмыйбыз, әлбәттә», — диде ул. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев