14 яшьлек Гадел Бәширов Clash Royale дисциплинасында чыгыш ясады.
Татарстаннан 14 яшьлек Гадел Бәширов Казанда узган киберспорт буенча Россия кубогында Clash Royale дисциплинасында көмеш медаль яулады.
«Финал партиясендә 3:0 исәбенә җиңеп барса да, Гаделгә турнир тәҗрибәсе җитмәде. Көндәше исә әлеге тәҗрибә ярдәмендә җиңүгә иреште», - диде Россия Киберспорт федерациясе президенты Дмитрий Смит.
Турнирның җиңүчесе булып танылган Андрей Козимировка – 250 мең, Гадел Бәшировка 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
- Clash Royale – мобиль җайланмалар өчен реаль вакыт режимындагы коллекцион кәрт уены элементларын үз эченә алган стратегия жанрындагы уен.
Фото: Михаил Захаров
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев