Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кибет киштәләреннән чит ил шпротлары югалачак

14 августтан Роспотребнадзор идарәсе Россия җирлегенә Польшада җитештерелгән балык консерваларын - шпротларны кертүдән туктата. "Зәйтүн маендагы шпрот" консерваларын тикшергәннән соң, идарә тармагы җитешсезлекләр барлыгын ачыклаган. Төгәлрәк әйткәндә, этикеткада язылган азык һәм энергетика кыйммәте турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәгән. Моннан тыш ризык составында да кайбер нормаларның бозылуы ачыкланган. Шуларны нигез итеп,...

14 августтан Роспотребнадзор идарәсе Россия җирлегенә Польшада җитештерелгән балык консерваларын - шпротларны кертүдән туктата.

"Зәйтүн маендагы шпрот" консерваларын тикшергәннән соң, идарә тармагы җитешсезлекләр барлыгын ачыклаган. Төгәлрәк әйткәндә, этикеткада язылган азык һәм энергетика кыйммәте турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәгән. Моннан тыш ризык составында да кайбер нормаларның бозылуы ачыкланган.

Шуларны нигез итеп, Федераль таможня хезмәте һәм Роспотребнадзорның төбәк идарәләренә тиешле мәгълүмат җибәрелгән.

Ишеткән булсагыз, Россельхознадзор май аеннан бирле Латвия һәм Эстония балык консерваларын керттерми башлаган иде.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев