Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кибеттә балык сайлау серләре

Балыкны вакытында сатмасаң, ул бик тиз сыйфатын югалта, ә кибетчеләр, күп дигәндә, 10 процент товарны гына исәптән чыгара алалар. Шуңа күрә дә хәйләсез дөнья - файдасыз, ди алар. Балык алганда алданмас өчен, озак еллар балык саткан бер ханымның киңәшләрен тәкъдим итәбез: балыкны сатып алганда аңа ябыштырылган этикеткага гына ышанып бетмәгез,...

Балыкны вакытында сатмасаң, ул бик тиз сыйфатын югалта, ә кибетчеләр, күп дигәндә, 10 процент товарны гына исәптән чыгара алалар.

Шуңа күрә дә хәйләсез дөнья - файдасыз, ди алар. Балык алганда алданмас өчен, озак еллар балык саткан бер ханымның киңәшләрен тәкъдим итәбез:

  • балыкны сатып алганда аңа ябыштырылган этикеткага гына ышанып бетмәгез, искесен кубарып, яңасын ябыштыру берни тормый;
  • балык филе яки кисәкләр белән сатылганда, очсыз балык кыйммәтле балык хисабыннан китәргә мөмкин. Балыкны танып белергә өйрәнегез яисә инде бөтен балык алырга тырышыгыз, ул вакытта алдану очрагы кими;
  • туңдырылган балык сатылмыйча калса, аны җебетеп суытылган итеп тәкъдим итәләр, инде дә сатылмаса, киредән туңдыралар һәм шулай берничә тапкыр кабатланыр­га мөмкин;
  • бозыла башлаган балыкның исен лимон согы һәм уксус ярдәмендә бетерәләр һәм лайласын алалар;
  • бозыла башлаган ­ балыкның саңаклары соры төскә керә башлый. Моны төзәтү өчен сыек марганцовка белән төсен үзгәртәләр;
  • бозыла башлаган балыкны күп итеп тәмләткечләр салып маринадлыйлар яки шашлык итеп пешереп саталар.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев