Саба таңнары

Килдебәк авылында яшәүче исерек хәлдә автомобиль урлап алып китә

1 июльдән руль артына исерек килеш утырган өчен җәзаны катгыйландырсалар да, кайберәүләрнең моңа артык исе китмәде. Шуннан соң узган өч ай вакыт эчендә генә ЮХИДИ хезмәткәрләре районыбыз юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә автомобиль йөрткән 34 кешене тоткарладылар. Ә 2015 ел башыннан исәпләгәндә 83 исерек йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Суд карарлары...

1 июльдән руль артына исерек килеш утырган өчен җәзаны катгыйландырсалар да, кайберәүләрнең моңа артык исе китмәде. Шуннан соң узган өч ай вакыт эчендә генә ЮХИДИ хезмәткәрләре районыбыз юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә автомобиль йөрткән 34 кешене тоткарладылар. Ә 2015 ел башыннан исәпләгәндә 83 исерек йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Суд карарлары нигезендә алар барысы да диярлек 1,5 елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартылдылар. Моңа әле сентябрьдә аек булмаган хәлдә руль артына утыручылар керми. Көзнең беренче аенда үткәрелгән "Исерек йөртүче" максатчан рейдлары барышында 5 йөртүчегә беркетмә төзелде. Шуларның берсе - Явлаштау авылында яшәүче Җ. "УАЗ" автомашинасы белән 18 сентябрьдә Шәмәрдән - Иләбәр юлында авария дә ясады. Ә Килдебәк авылында яшәүче Г.ның кылган гамәлләре бернинди киртәгә дә сыймый. Ул 19 сентябрьдә исерек хәлдә, правасы булмаган килеш автомобиль урлап алып китә. Хәзер аңа судта җинаятьче буларак җавап бирергә туры киләчәк.

Шушы көннәрдә район судында бер ел эчендә ике тапкыр руль артына исерек хәлдә утырган Урта Саба авылы кешесе Ш.га карата ачылган җинаять эшенә дә нокта куелды. Барысы 160 сәгать мәҗбүри эш һәм 2,5 елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителү. Быелның 1 июленнән законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә Ш.га карата хөкем карары әнә шундый булды. Суд карарларын үтәми калып кара. Әйтик, быел 9 айда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмичә йөргән 143 йөртүчегә карата кабат административ эш кузгатылды. Шуларның 100е кабат штрафка тартылды, 31 йөртүче 15 тәүлеккә кадәр административ сак астына алынды.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: