Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Килгән хатлардан: Балачакны сагыну

Балачагын кем генә онытыр икән. Мөгаен, андый кеше табылмастыр. Без бәләкәй чакларда авылларда урам тулы бала-чага булыр иде. Ул күңелле вакытлар әле дә сагындыра. Һәр йортка диярлек шәһәрләрдән әби-бабайлары янына онык­лары кайтыр, аларның күбесе җәйге каникул беткәнче авылда торырлар иде. Кала балалары белән су коенулар, качышлы уйнаулар, туп тибүләр кичке...

Балачагын кем генә онытыр икән. Мөгаен, андый кеше табылмастыр. Без бәләкәй чакларда авылларда урам тулы бала-чага булыр иде. Ул күңелле вакытлар әле дә сагындыра. Һәр йортка диярлек шәһәрләрдән әби-бабайлары янына онык­лары кайтыр, аларның күбесе җәйге каникул беткәнче авылда торырлар иде. Кала балалары белән су коенулар, качышлы уйнаулар, туп тибүләр кичке караңгыга кадәр дәвам иткән чаклар булды. Әти-әниләр су буена төшеп орыша башлагач кына өйләргә таралыр идек. Үсә төшкәч, әбәкле-качышлы уйнауларны "Наза", "Йөзек салыш" уеннары алыштырды. Егет вакытта шәһәр кызларын кич озата кайтулар һич онытыла торган түгел. Дулкынландыргыч мизгелләр, төрле мәзәк хәлләргә юлыгулар яшь җилкенчәкне күргән саен хәтердә яңара.

Хәзер дә Калатау авылының Яшьләр урамында без яшь чактагы кебек, балалар чыр-чуы тынып тормый. Әмма инде шәһәрнекеләр кайтмый авылга. Әллә замана, әллә кешеләр үзләре үзгәрде, аңламассың. Ничек кенә булмасын, авыл бала-чага тавышлары белән күңелле. Аларның ихлас, самими авазлары, бераз гына үпкәләп бер-берсенә эндәшүләре, шаярышып үртәшүләре безнең яшь чакны кабатлый кебек. Минем бер генә мизгелгә шулар арасында буталасым, дөнья мәшәкатьләрен онытып уйныйсым килеп китә. Балачакны сагыну гомеремнең азагына кадәр дәвам итәр, ахры.

Иң куандырганы шул: демографик хәл уңай якка үзгәргән. Авылыбызда соң­гы өч елда 11 бала тууы йөрәкләргә сары май булып ятты. Соңгы ике елда ике авылда халык саны кимемәде, бераз булса да артты да әле. Димәк, авыл яши, яшәрә, картаймый дигән сүз. Өлкәннәр генә калган торак пунктларның киләчәге юк бит. Яңа йортларның төзелүе дә куандыра. Йосыф-Алан, Калатау авылларында биш яңа өй сафка басып килә. Тырыш, уңган-булган кешеләр яши ул йортларда. Балалары да үзләренә охшап үссеннәр, авылдан китү турында уйламасыннар дип телим мин.

Данил Галләмов.
Калатау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев