Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын илнең бер хәрби частенә россия автомобиле «Лада Приора»да килгән, дип яза https://kazanfirst.ru
Хәбәр итүләренчә, КНДР башлыгы Синдо округындагы утрауда урнашкан хәрби объектка килгән. Ул яшел төстәге Lada Priora машинасының арткы утыргычына утырган.
Билгеле булганча, июль аеннан АвтоВАЗ «Лада Приора», «Гранта» һәм «Калина» машиналарын конвейердан төшерә. Шул ук вакытта завод әлеге автомобильләрнең яңартылган модельләрен чыгарырга әзерләнә.
Фото: vk.com


Нет комментариев