Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коммерцияле булмаган оешмалар 35 миллион сум акча алачак

Әлеге булышлык "Бердәм Россия" инициативасы буенча оештырылган конкурс кысаларында проектларны гамәлгә ашыру өчен күрсәтелә.

Ел саен уздырыла торган грант ярдәме конкурсында катнашу өчен коммерцияле булмаган оешмалардан гаризалар кабул итү 23 августта тәмамлана. «Бердәм Россия» партиясе грант конкурсын республика шәһәрләрендә һәм районнарында коммерцияле булмаган проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү өчен .2014 елда башлаган иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативаны хуплады – ел саен республика Хөкүмәте бу максатларга 35 миллион сум акча бүлеп бирә.

«Без актив гражданнарга ярдәм итәргә телибез. Узган ел гына да жюри каравына ике йөзгә якын гариза керде. Быел алар ким булмас дип ышанам. Конкурс, әлбәттә, зур, экспертлар проектларны җентекләп сайлап алалар, ләкин аларның 100дән артыгы ярдәм таба һәм грант акчалары ала. Бигрәк тә озак вакытка ия проектлар кыйммәт, алар иңнәргә канатлар куя, берләштерә », – дип ассызыклады «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.

Ул билгеләп үткәнчә, бу субсидияләр бирү генә түгел, ә иҗтимагый оешмаларның социаль әһәмиятле проектларына конкурс нигезендә ярдәм итү, гражданлык инициативаларын һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итүче идеяләрне тормышка ашыру.

«Һәр откан конкурс-аерым территорияләр, гражданнар төркемнәре һәм тулаем республика проблемаларын хәл итү мөмкинлеге ул», - дип белдерде Ратникова. Проектларның берсе – «Игелек маршрутлары» коммерцияле булмаган оешманың «чиксез талантлар фестивале» н тормышка ашыру үрнәге иҗтимагый инициативаларны үстерү өчен республика ярдәменең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә.

«Игелек маршрутлары» автоном коммерциячел булмаган оешмасы 2019 елда икенче тапкыр иксез-чиксез талантлар фестивале проектын тормышка ашырды". Проект «Минем як "реестрына керде һәм ТР территориясендә" Бердәм Россия»партиясе тарафдарларының Татарстан Координация советы белән берлектә тормышка ашырылды. Проектның максаты -Татарстан районнарында яшьләрнең уңыш һәм казаныш тарихларын ачыклау һәм республикада инвалидлыклары булган сәләтле яшьләрнең мәгълүматлар банкын булдыру.

«Безнең катнашучылар өчен аларга игътибар күрсәтүләре, танылган башкаручылар, спортчылар, артистларның көч биреп торулары зур роль уйный. Конкурсны үткәрүдә республика министрлыклары да, җәмәгатьчелек дә ярдәм итә. Ә грант акчасына, мәсәлән, призлар алабыз, бүлмәләрне арендалыйбыз. Без, һичшиксез, яңа заявка кампаниясендә катнашачакбыз. Әлеге бәйге даими рәвештә үткәрелсен иде», - дип сөйләде «игелек маршрутлары» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Резедә Абдуллина. Яшьләргә ярдәм берничә юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла: декоратив-гамәли сәнгать, фотография, театр һәм музыкаль иҗат, нәфис сүз, спорт һ. б.

«Чиксез талантлар фестивале» проектында катнашучылар Ренат Абдуллин һәм Галина Овчинникова «киләчәккә ышанычлылар. Профессионаллар» күргәзмәсе кысаларында WorldSkills Kazan 2019 рәсми фотографлары булдылар, аларның эшләре WorldSkills Kazan 2019 мирасына эләгәчәк. "Талантлар эзләү-игелекле эш, һәм без аларны күрдек. Рената һәм Галина "Абилимпикс" милли чемпионатында Татарстан данын якладылар, анда алар "Фотограф-репортер"компетенциясендә җиңүче булдылар.

Алга таба бездә инвалидлыгы булган яшьләрне аларның сәламәт яшьтәшләре белән проблемасыз берләштерү идеясе туды. Безнең фотографларга WorldSkills га аккредитацияләнергә булыштылар, анда без "WorldSkills – Абилимпикс: тигез мөмкинлекләр иле" күргәзмәсен уздырырга ниятлибез", — дип фикерләре белән уртаклашты "игелек маршрутлары" коммерцияле булмаган оешмасы директоры Резедә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X