Саба таңнары

Конкурс тәмам: айпад иясе билгеле булды

2014 елның маенда икенче яртыеллыкка газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте "Подписка өчен ipad!" приз уйнату акциясе игълан иткән иде. Конкурста катнашу өчен "ТАТМЕДИА" гамәлгә куйган газета-журналларга (өчтән дә ким булмаска тиеш) язылып, квитанцияләренең күчермәләрен, исем-фамилияне, яшә­гән урынны күрсәтеп, почта яки podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә кирәк иде. Ниһаять,...

2014 елның маенда икенче яртыеллыкка газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте "Подписка өчен ipad!" приз уйнату акциясе игълан иткән иде. Конкурста катнашу өчен "ТАТМЕДИА" гамәлгә куйган газета-журналларга (өчтән дә ким булмаска тиеш) язылып, квитанцияләренең күчермәләрен, исем-фамилияне, яшә­гән урынны күрсәтеп, почта яки podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә кирәк иде. Ниһаять, шушы көннәрдә бәйгегә йомгак ясалып, айпад иясе билгеле булды. Әле­ге бүләккә лаек дип Түбән Кама шәһәреннән барысы 2483 сумлык газета-журналга язылган Нурия Мирзахова табылды. Моннан тыш конкурста катнашкан тагын 50 кешегә кызыксындыру китаплары бирелде. Әлеге исемлектә безнең районда яшәүче дә бар.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: