Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Конкурста катнашыгыз

Райондашларыбыз 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу талисманын сайлап алу буенча илкүләм конкурста катнаша ала. Кеше, хайван, үсемлек, җансыз предмет – теләсә кайсы объект символ булырга мөмкин. Эшләр 10 февральгә кадәр кабул ителәчәк.

Конкурста катнашу өчен Бөтенроссия халык санын алу — 2020 (www.strana2020.ru) сайтында теркәлергә, махсус форманы тутырырга, эшкә сылтаманы күрсәтергә кирәк булачак. Конкурсантлар үз эшләрен (бер кешедән өчтән артык эш булмаска тиеш) Instagram битләрендә урнаштырырга һәм аларны strana2020 актив сылтама һәм халык санын алу # талисманы хештегы белән билгеләргә тиеш. Катнашучыларның профильләре барлык кулланучылар өчен дә ачык булу шарт. Эшләр.png яки.jpeg форматларында башкарыла.

Сылтама: strana2020.ru

 

Фото: скриншот инстаграм 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев