Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан тоткыннарына өч көн бәйрәм ашы әзерләнә

Өч көн дәвамында төрмәләрдә бәйрәм чаралары уза.

Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан тоткыннарына өч көн бәйрәм ашы бирелә. Бу хакта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ирекләреннән мәхрүм ителгән 600дән артык мөселман мәчетләрдә вәгазь тыңлый ала. Махсус әзерлек узган имамнар аларга Коръән өйрәнүдә һәм туры юлга басуда ярдәм итәчәк.

Татарстан Диния нәзарәте белән килешенеп, мөселман хәйрия фондлары алар өчен бәйрәм табынына корбан итләре һәм тәм-том китерә.

Пылау, салат, яшелчә һәм башка ризыклар Татарстандагы тоткыннарга нинди диндә булуларына карамастан бирелә.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары нигезендә, республиканың төзәтү учреждениеләрендә дин тоту өчен мәчетләр, намаз бүлмәләре булдырылган.

Фото: УФСИН России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев