Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“КОРВАЛОЛ” ЭЧСӘҢ, РУЛЬГӘ УТЫРМА!

Бер төркем депутатлар даими рәвештә дару препаратлары кулланучы йөртүчеләрне яклап, законга үзгәреш кертүне тәкъдим иткән иде. Чөнки канда наркотик матдәләрне тикшерү анализлары уңай булган очракларның 5 %ына йөртүченең дару кабул итүе сәбәпче икән.

Кайбер препаратлардагы компонентлар организмнан берничә тәүлек дәвамында чыга һәм шуңа да йөртүче, гаепсез булса да, таныклыксыз калырга мөмкин. Мәсәлән, халык арасында бик популяр “Валокордин” һәм “Корвалол” составындагы фенобарбитал организмнан 3 тәүлектән соң гына чыгып бетә. Авыртуны баса торган кайбер дарулар составындагы кодеин 4 тәүлек саклана. Димәк, йөртүчене наркотик матдәгә тикшергән очракта, анализның уңай булу куркынычы зур.
Кайбер депутатлар шуны аңлатып, законга үзгәреш кертүне сораса да, бу фикерне Дәүләт Думасында хупламадылар. Күпчелек фикеренчә, йөртүчеләргә мондый мөмкинлек бирсәң, наркотик һәм психотроп матдәләр кулланганнан соң руль артына утыручылар саны артачак. Наркологлар фикеренчә, бу яңалык хөкүмәт өчен шактый кыйммәткә төшәр иде. Чөнки канда табылган матдәләрнең даруга бәйле булу-булмавын ачыклау өчен лабораторияләрне яңартырга, махсус персонал әзерләргә туры киләчәк.
Составында этил спирты булган кайбер дарулар: “Левомицетин”, “Новокаин”, “Пертуссин”, “Канефрон Н”, “Афлубин”, “Корвалол”, “Валериана”, спиртлы барлык төнәтмәләр.
Кан һәм бәвелдә наркотик матдәләр барын күрсәтә алучы препаратлар: “Димедрол”, “Клофелин”, “Меридил”, “Пенталгин”, “Темпалгин”, “Мигренол”, “Гастроцептин”, “Имодиум”, “Виагра”, “Фервекс”, “Валокордин”, “Барбитал”, “Терафлю”, “Феназепам” һ.б.

Фото: https://pixabay.com | Jace

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X