Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Космонавтлыкка кандидат булучылар әзерләнү өчен Татарстанга килде

Халыкара космик станциягә очарга җыенучылар республикада парашют әзерлеге узачак.

2018 ел җыелмасында космонавтлыкка кандидат булучылар парашют әзерлеге узу өчен Минзәләгә килде. Бу хакта Роскосмосның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кандидатлар башта парашют белән сикерү теориясен Ю.А.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгендә өйрәнгән. Шуннан соң зачет биреп сикерүләр башкаруга рөхсәт алган.

Парашют спорты буенча Россия җыелмалары күнекмәләр уза торган Минзәлә аэроклубына 1 июльдә Константин Борисов, Александр Горбунов, Кирилл Песков һәм Евгений Прокопьев килгән. Соңрак аларга тәҗрибәле космонавт, элегрәк Халыкара космик станциядә булган Сергей Прокопьев кушылды.

Сикерү алдыннан кагыйдә буларак, җир өсте әзерлеге, шул исәптән психологик әзерлек тә кирәк. Шул ук вакытта “Минзәләдә һава торышы яшь парашютчылар өчен бик уңай түгел, җилле һава торышы саклана”.

Авырлыкларга карамастан, дүрт кандидат инде берничә мәртәбә сикергән, диелә Роскосмос хәбәрендә.

Фото: roscosmos.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев