Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кояш булып керде

Картлык гомере озын булган һәр кешегә дә килә. Әмма өлкәннәр аны төрлечә каршылый. Мин олыгайган көнемдә үземә бәхетле картлык насыйп икән дип куанам. Тормыш иптәшем вафат булганнан соң ялгыз яшәү авырлыгын кичерә башлагач, күктән кояш елмайгандай булды. "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге билгеләгән Тимершык авылы кызы Резеда Галимова йортыма...

Картлык гомере озын булган һәр кешегә дә килә. Әмма өлкәннәр аны төрлечә каршылый. Мин олыгайган көнемдә үземә бәхетле картлык насыйп икән дип куанам. Тормыш иптәшем вафат булганнан соң ялгыз яшәү авырлыгын кичерә башлагач, күктән кояш елмайгандай булды. "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге билгеләгән Тимершык авылы кызы Резеда Галимова йортыма кояш булып килеп керде. Шушы көннән башлап тормышым көннән-көн яхшыра гына бара. Ул миңа картлык ачысын татырга һич тә урын калдырмый. Өлкән кеше өчен иң кирәге якты йөз, тәмле сүз бит. Социаль хезмәткәр Резедәдә бу сыйфатлар һәр кешегә җитәрлек. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Әнисе Рәмзия күп еллар авыл халкына медицина хезмәте күрсәтте. Янына килгән авыру тәмле теленнән дәва алды. Зарларын игътибар белән тыңлап, тиешле киңәшләрен бирде. Резедәның әтисе Галихан да олы җанлы, сабыр холыклы, ярдәмчел кеше. Аларның шул сыйфатлары Резедәгә күчкән.

Ул Тимершык, Кызыл Мишә авылларында яшәүче даими ярдәмгә мохтаҗ 12 әбигә хезмәт күрсәтә. Вазифасын гаиләсе белән башкара дисәм дә, ялгышмам. Энесе Данил булышлыгы белән телефонлы, апасы Эльмира ярдәмендә йомшак диванлы булдым, киленнәре Әнисә кайгыртуында күземә операция ясалды. Үзенең генә көче җитмәслек эш башкарырга туры килсә, әтисен дә алып килә Резедә.

Мин пенсияне бик аз алам. Түләүләрдән соң әллә ни калмый да. Шуңа күрә өйдә газ хисаплагычы булдырырга кушылгач, күземннән йокым качкан иде. Борчуымны яшь аралаш Резедәгә җиткердем. Ул: "Юк өчен борчылма, Миннегөл апа, синдә булмаса, миндә бар",- дип кулыма акча тоттырып чыгып китте. Авызымны ачтым да калдым. Ире Айрат та бик кешелекле. Берәр җиргә барасы булса, машинасы белән килеп тә җитә. Хастаханә каршында мине сәгатьләр буе көтеп утырса да, матур сүзләреннән башка берни ишетмәссең.

Резедә безне тормыш мәшәкатьләре белән гел өйдә генә бикләп тотмый. Унике әбине бергә җыеп, спектакльләр оештыра, җырлатып-биетеп, яшьлегебезгә алып кайта. Моң-зарларыбызны тыңлап, көйсез күңелләребезнең көеп табып, рухыбызны күтәрергә вакытын кызганмый.

Күпме генә язсам да, таянычым Резедәгә булган хисләремне сүзләр белән генә әйтеп бетерә алмам, ахры. Өлкәннәргә карата күңелеңдә яшәгән миһербан, шәфкать, күркәм сыйфатлар синдә беркайчан да төсен җуймасын. Язганнарымнан чыгып, синнән башкалар да үрнәк алсын иде.

Миннегөл Миннегалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев