Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кояш Сабадан чыга: Шәһри Казан журналистлары Саба районынды кунакта

Матур язгы көннәрдә җаның түзеп бер урында гына утыра торган түгел. Редакциябез машинасы журналистларны бер районнан алып кайта, икенчесенә алып чыгып китә. Бу юлы Сабага киттек... Килдебәк Килдебәккә без 9 Май бәйрәме алдыннан бардык. Шуңа да авыл халкы ду килеп Җиңү бәйрәменә әзерләнә иде. Мәдәният йорты каршында яңа һәйкәл эшләп...

Матур язгы көннәрдә җаның түзеп бер урында гына утыра торган түгел. Редакциябез машинасы журналистларны бер районнан алып кайта, икенчесенә алып чыгып китә. Бу юлы Сабага киттек...

Килдебәк

Килдебәккә без 9 Май бәйрәме алдыннан бардык. Шуңа да авыл халкы ду килеп Җиңү бәйрәменә әзерләнә иде. Мәдәният йорты каршында яңа һәйкәл эшләп яталар. Юлның икенче ягында искесе дә тора. Нишләп анысын гына яңартмадыгыз дип сорагач, авыл җирлеге башлыгы Фәнис абый Гарифуллин иске һәйкәлнең юл өстендә тузанга батып торуын, ул урында элек мәктәп булып, хәзер күп балалы гаиләгә йорт төзү өчен бирелүен әйтте.

- Яңасын исә, авылдашларга бүләк булсын дип, бертуган Марат белән Илсур Галиевләр ясата. Аларның әниләре безнең Килдебәктән. Үзләре монда яшәп, эшкә Себергә йөриләр, - диде ул.

Эш дигәннән, авыл җирлеге башлыгы, яшь­ләрнең читкә чыгып эш­ләүләре өчен борчылып:

- Барысын да эш белән тәэмин итеп бетереп булмый, әмма тырышканда эш табарга була инде. Хәзер дәүләт үз эшләрен башларга теләүчеләр өчен субсидия дә бирә. Тик менә кыюлык кына җитеп бетми яшьләргә. Авыл халкы чәч кистерергә район үзәгенә йөри. Чәч кисәргә өйрән дә тотын бит инде шушы эшкә. Авылда шиномонтаж, автосервис, пилорама юк. Теш дәвалаучы, куючы да эшсез тормас иде. Авыл халкы тырыш, эшчән югыйсә, тәвәккәлли генә белмиләр, - ди.

Фәнис Гарифуллин сүз­ләренчә, авыл советына караган Килдебәк, Туктар һәм Мәртен авылларында узган елны гына да ундүрт йорт салынган. Клуб­ларында исә капиталь ремонт эшләре бара.

- Клубыбыз бик тузган иде. Башкалардан ­калышмыйк дип ремонт эшен башладык, - ди авыл җитәкчесе. Клуб янәшәсендә үк, яңа обелискка терәп диярлек, Дан орденының тулы кавалеры Корбангали Тимергалиев истәлегенә куелган һәйкәл дә тора. Сугышка киткәндә, аңа бары тик 18 яшь була. Сугыштан исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, Әлмәттә төзүче-прораб булып эшли. Төзелештәге тырыш хезмәте өчен «Октябрь революциясе» ордены белән бүләкләнгән ветеран 1982 елда дөнья куйган.

Язлы Арташ

Язлы Арташ авылында яңа гына өмә булып, бөтен чүпне капчыкларга тутырып, юл чатларына тезеп утыртканнар. Кулыбыздагы фотоаппаратны күреп, капка төбендә йөргән бер апа тиз генә ишегалдына кереп шылды. Капканы аз гына ачыграк калдырып, мыштым гына безне күзәтә башлады. Нишләп курыкты икән дигән идек, кибеттән кайтып баручы апалардан белдек: күрше авылда йорт каршыларында чүп булган кешеләргә өчәр мең сум штраф салып киткәннәр. Бездән качкан апай безне шул тикшерүчеләр дип белгән. Соңрак яныбызга чыкты тагын. Урамны, ишегалларын чистартып куйганнар куюын, төяп китәсе машина соңара ди. Урам уртасында җыелган халыкны күреп, Таһир абый Гатиятуллин да чыгып басты. Ишегалдындагы остаханәсенә сандык ясарга дип чыккан булган.


Таһир абыйның әтисе гомер буе агач эше остасы булган. Үзе заказга сандыклар, урындык, өстәлләр эшли.

- Сандыкны яратып эшлим, соңгы вакытта аңа игътибар кимүенә генә эчем поша, югыйсә ул татар халкы өчен иң якын нәрсә бит, - ди ул.

Остаханәсенә кертер­гә теләмәсә дә, үҗәтләнә-­үҗәтләнә, барыбер кереп карадык. Яшел төстәге агачтан ясалган искитмәле сандыкны күреп шаккаттык. Менә бу сандык дисәң дә сандык.

- Бер сандык ясау өчен күпме вакыт кирәк? - дип сорыйм остадан.

- Кәеф барда атнасына унны да ясарга була. Эшкә теләк булганда вакыты да табыла аның, - ди ул.

Нәселдән килгән агач эшен уллары да дәвам итә икән. Алар диван, өй җиһазлары ясый ди.

Иләбәр

Иләбәр авылында исә урам тутырып уйнап йөрүче сабыйлар каршы алды. Безне озатып йөргән Вәсилә апа Галиева әйтүенчә, авылда мәктәпкәчә яшьтәге алтмыш алты бала бар икән.

- Авылда яшьләр дә күп. Ике яңа урамда тулысынча яшь гаиләләр яши, - ди ул.

Иләбәрдә дә тырыш кешеләр яши икән. Фирәүзия апа белән Минислам абый Хәбирҗановлар унбер баш эре терлек асрый. Аларның икесе савым сыеры. Без килеп кергәндә, Фирәүзия апа сыерларын савып бетереп ята иде. Фермадагы кебек кызу-кызу гына эшләп, яныбызга чыкты.


Фирәүзия апа гомере буе сыер савучы булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда.

- Эшләмәсәң, үләсең ич. Ял итә белмибез без. Фермада эшләгәндә дә берәр көн эшкә бармасам, караваттан да тора алмый идем. Бер торып киткәч, буыннар языла бит. Ял итеп ятсаң, аяк-куллар сызлап аптырата, - ди ул.

Авылдашлары Вәсилә апа да алар турында:

- Ял итү түгел, йоклый да белмиләр болар. Без йокыдан торганчы, эшләре беткән була, - ди.


Терлектән тыш, быел 210 баш чеби дә алып үстереп сатканнар.

- Бер көнлекне алган идек, бер ай эчендә 1,5 килограм булдылар. 150сен саттык, 60ын үзебезгә калдырдык. Ашатырга күп кирәк булды. Көненә бишәр чиләк ризык ашаттым. Пешергән бодай да, арпа, борчак та, бәрәңге дә бирдек. Дүрт капчык катнаш азык кына китте, - ди Фирәүзия апа.

Президентның туган ягы булуына ишарәләптер инде, хәзер кояш Сабадан чыга, дип әйтергә яраталар. Саба районы авылларында йөргәннән соң үз нәтиҗәбезне ясап, кояш сабалыларның йоклаганын күрә дә алмый торгандыр, дидек. Бу тиклем тәртип-чисталыкны, йоклап ятсаң, эшләп бетереп булмас.

Шәһри Казан

Дилбәр Гарифуллина, Казан - Саба - Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев