Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күп еллар тәмәке тартучыны йөрәк авыруларыннан коткарып була

Бик күп еллар тәмәке тарткан кешеләр дә аннан баш тартып йөрәк авырулары куркынычын киметә ала. Вандербильт Университеты (АКШ) белгечләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Аларның тикшеренүләре нәтиҗәләрен JAMA журналы бастырып чыгара.

1954 елдан башлап галимнәр йөрәк авыруларының тәмәке тартуга бәйлелеген өйрәнгәннәр. Тикшеренүләрдә 9 меңгә якын кешенең организмына анализ ясалган.

60 еллык күзәтүләр нәтиҗәләре буенча белгечләр 20 ел дәвамында тәмәке тартучылар да, йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсешен туктата ала дип саный. Моның өчен биш елдан артык начар гадәткә әйләнеп кайтмаска кирәк. Шул очракта авыруларны 39% ка киметергә мөмкин, дип белдерделәр.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев