Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кремльдә пенсия реформасын йомшарту шартлары турында фикерләр карала

Гражданнарның тискәре реакциясен киметүнең төрле алымнары турында фикер алышу бара.

Эчке сәясәт буенча Президент идарәсендә пенсия реформасын йомшарту шартлары турында фикерләр карала. Бу хакта Кремль чыганакларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Кремльдә төбәкләрдән халыкның пенсия яшен арттыруга карата реакциясе турында мәгълүматлар җыялар. Чыганак сүзләренчә, гражданнарның тискәре реакциясен киметү алымнары, хәтта реформаны йомшарту турында да фикерләр карала. Бу йомшартулар чынга ашырылыр, дип көтелә.

Узган пәнҗешәмбедә премьер-министр Дмитрий Медведев Министрлар кабинеты утырышында пенсия яшен арттыру турында игълан итте. Пенсия яше киләсе елда һәм алдагы15 ел эчендә артачак. Ир-атлар өчен биш елга (65 яшь) һәм хатын-кызлар өчен сигез елга (63 яшь) озайтылачак.

  • Пресс-секретарь Дмитрий Песков Владимир Путинның пенсия яшен арттырмау турындагы вәгъдәсен шәрехләгән иде.

Фото: https://pixabay.com | blackstarvideo

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу бик куп, 3 елы да житэ,63 hэм 58 ел,ул очракта да бу узгэртуне кимендэ 10 ел эчендэ экренлэп кертергэ кирэктер.